Самара өлкәсендәге фестиваль паркы мәйданчыгында «іВолга-2019» Идел буе яшьләр форумының тантаналы ачылышы узды, ул ел саен Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә. Чарага Россия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән 2 меңнән артык яшь кеше җыелды. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Кунакчыл Самара җирендә ел саен РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә торган "іВолга" форумы старт ала. Биредә уникаль проектлар гамәлгә ашырыла, идеяләр тормышка ашырыла, катнашучылар яңа белемнәр, күнекмәләр һәм компетенцияләр алалар, мәдәният һәм спорт өлкәсендә үз талантларын күрсәтәләр. Агымдагы елда 13 меңнән артык кеше форумда катнашырга теләк белдерде һәм бары тик 2 мең егет һәм кыз гына бирегә эләкте”, – диде форумны ачу тантанасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев.