Казан шәһәренең 4 нче балалар сәнгать мәктәбенең өченче сыйныфында укучы Яна Петрухина «Һәр халык — рәссам» I Халыкара хәйрия конкурсы кысаларында Бөтенроссия рәсем диктанты Гран-приен алды.
Гран-прига Янадан тыш 26 бала лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү Санкт-Петербургта үткәрелде.
Иң яхшы яшь рәссамнарга дипломнарны атказанган сәнгать эшлеклеләре һәм сәнгать факультетлары укытучылары тапшырды.