Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турында мәктәп рәсемнәре һәм шигырьләре конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс агымдагы елның 22 апреленнән 9 сентябренә кадәр уза. Барлык эшләр дә Instagram-битендә урнаштырылачак: @Bolgar_Sviyazhsk.
Конкурста Татарстан территориясендә урнашкан гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11 класс укучылары катнаша ала. Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр өчен Зөя утрау-шәһәренә һәм Бөек Болгар шәһәренә күзәтү экскурсиясе бүләк булып тора.