Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
1 сентябрь - Белем көне кысаларында Татарстан мәктәпләрендә бердәм Универсиада дәресе уздырыла
2012 елның 31 августы, җомга
1 сентябрь - Белем көнендә Татарстанның барлык уку йортларында традицион “Батырлык дәресе” түгел, ә "Казан-2013" Башкарма дирекциясе тарафыннан оештырылган "Универсиада дәресе" узачак. Россия киңлекләрендәге белем учакларының кайсыларында “Тынычлык дәресе”, кайберләрендә “Белем дәресе” үткәреләчәк.
Аерым алганда, ТР муниципалитетларында август конференциясенең пленар утырышларына килүчеләргә республиканың белем бирү учреждениеләрендә “Универсиада дәресе” уздыру өчен диск һәм методик материаллар тупланмасы өләшенде. 2013 елның июлендә Казанда узачак студентларның Бөтендөнья спорт уеннарына әзерләнү һәм үткәрү турында класстан тыш дәрес кысаларында укучыларга аңлаешлы һәм кызыклы формада сөйләп, Универсиадалар тарихы, символикасы, спорт һәм волонтерлык программасы хакында белешмә биреләчәк. Дәрес уздыру материаллары укучылар яше буенча 4 подгруппа өчен әзерләнгән: башлангычлар, урта класслар, өлкәннәр, ягъни 9-11 нчеләр һәм студентлар өчен. Бу, барыннан да элек, татарстанлыларда әлеге гаять зур чарага, Универсиадага агылырга тиешле кунакларга карата уңай мөнәсәбәт, волонтерлык хәрәкәтенә кушылу теләге формалашсын өчен эшләнә, шуңа күрә, мондый дәресләрне һөнәри белем бирү йортларында да үткәрү күздә тотыла. “Укучыларның җәмгыятьтәге вакыйгаларга мөнәсәбәте, мәгълүматлылыгы дәрәҗәсе, активлыгы укытучыдан тора... 1 нче сентябрьдә барлык белем бирү учреждеиниеләрендә дә “Универсиада дәресе” уздырып, һәрбер мәктәп баласы, студент 2013 елдагы Универсиада турында белер, аңа әзерлектә үзенә урын табар, студентлар Уеннарыннан һәм аның мирасыннан үзе өчен мөмкин кадәр күбрәк файда табар дип ышаныч багларга була”, - диелә укытучыларга әзерләнгән методик басмада.
Казан күләмендәге август конференциясенең пленар утырышында “Казан-2013” Башкарма дирекциясенең генераль директоры киңәшчесе Лариса Сулима белдергәнчә, Универсиада вакытында 20 мең волонтер эшләргә тиеш (Лондон Олимпиадасына 70 мең җәлеп ителгән), ләкин бездә әлегә кадәр 9 меңнән артыгын җыюга ирешелмәгән. Дөрес, дирекция сайтында 20 меңнән артык заявка бирелгән, әмма шуларның 5,7 меңе генә казанлы, 12 меңе – Россия төбәкләреннән. Волонтерлык хәрәкәтенә күбрәк казанлылар, ахыр чиге татарстанлылар кушылса отышлырак санала, чөнки аларны уеннар барышында торак, туклану ягыннан тәэмин итәсе бар, дөрес, мэр фатирларга урнаштырачакбыз, дип ышандыра ышандыруын.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз