1 августтан 5 августка кадәр Биләр музей-тыюлыгында BILER FORUM - Талантлар Университетының традицион җәйге яшьләр мәктәбе узачак. Форумны оештыручылар: Талантлар Университеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды.
Бу елда мәктәпнең темасы: “Үз талантымны кулланып, үз тирәмдәге киңлекне үстерәм". Һәркем үз тирәсендәге дөньяны яхшы якка үзгәртә ала, әмма кеше нәрсә белән шөгыльләнергә тели? Киләчәкнең реаль бурычлары нинди? #МШТ2019 бу сорауларга җавапларга багышланачак.
Катнашучылар фән һәм техника, мәдәният һәм сәнгать, социаль иҗат һәм эшмәкәрлек, спорт кебек актуаль мәсьәләләр белән танышачак, фикер алышачак һәм чишелеш табачак.