КФУның Алабуга институтында Халыкара укытучылар фестивалендә “Үзгәрешләр мәктәбе" турында фикер алышачаклар

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Форум КФУның Алабуга институты мәйданчыгында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Х фестивальнең темасы – “Үзгәрешләр мәктәбе". Ачык мәгълүмат гасырында укытучының роле ничек үзгәрергә тиеш, төрле илләрдә мәктәп белем бирүенең традицион һәм яңа форматларының нәтиҗәлелеге нинди – бу һәм башка мәсьәләләр педагогик форум кысаларында тикшереләчәк. Дискуссион мәйданчыкларда һәм мастер-классларда фестивальдә катнашучылар белем бирүнең полилингваль киңлеген булдыру, мәктәптә цифрлы белем бирү технологияләрен куллану, сәләтле балаларны үстерү һәм аларга ярдәм итү, инклюзив белем бирү, заманча укытучының имиджын тормышка ашыру проблемаларын хәл итүдә катнашачаклар.

Фестиваль кысаларында пленар сессия, заманча белем бирү өлкәсендә галимнәрнең һәм белгечләрнең ачык лекцияләре, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, фән өлкәләре буенча мастер-класслар, тренинглар, эксперт практикумнары, дискуссия мәйданчыклары, мәдәни һәм сәламәтләндерү программасы, укыту-методик әдәбият ярминкәсе, иҗади һәм профессиональ конкурслар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International