Татарстанның барлык белем бирү оешмалары да полициянең ашыгыч чакыру кнопкалары белән җиһазландырылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында әлеге ведомствоның мәгариф объектларын капиталь төзүгә һәм ремонтлауга техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәдишин сөйләде.