Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәт 2020 елда аттестат алу өчен минималь баллар билгеләде. Тиешле боерык ведомство сайтында урнаштырылган.
Документта рус теленнән – 24, математика буенча профильле дәрәҗәдә – 27, физика, биология һәм химия буенча – 36, информатика һәм ИКТ – 40, тарих һәм әдәбият буенча – 32, география буенча – 37, җәмгыять белеме буенча – 42, чит телләр буенча 22 балл билгеләнгән.
База дәрәҗәсендәге математика буенча минималь балл - 3 (биш баллы бәяләү системасын исәпкә алып).