Казанда республикадан читтә укучы студентлар форумы узачак

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

8-22 августта Казанда Татарстанда туган студентларның II Форумы узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумда 150 студент катнашачак. Аларны белем бирү һәм мәдәни программалар һәм нетворкинг-сессияләр көтә. Моннан тыш, студентлар Татарстан җитәкчелеге, эре предприятиеләр һәм бизнес-структуралар вәкилләре белән очрашачак.

Форум кысаларында студентлар WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын ачу тантанасына барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International