Сәламәтлекләре чикләнгән балаларга белем бирүнең иң яхшы методикаларын инклюзив практикалар республика фестивалендә ачыклаячаклар

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Инклюзив практикаларның республика фестивале төп һәм өстәмә белем бирү белгечләрен, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче иҗади коллектив һәм гаилә җитәкчеләрен инклюзив белем бирү өлкәсендә үз тәҗрибәләрен тәкъдим итәргә чакыра.

"Фестиваль барышында мәктәпкәчә белем бирү укытучылары һәм мәктәп укытучылары тәҗрибә уртаклашачак. Анда проблемалар һәм аларны хәл итү ысуллары буенча фикер алышыначак түгәрәк өстәлләр каралган”, – дип сөйләде «Татар-информ» МА фестивальнең кураторы Любовь Фәтхуллина.

Моннан тыш, ул фестиваль инклюзив белем бирү өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләрне һәм технологияләрне ачыклау өчен үткәрелә, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International