КФУның яшь геологлары Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнаша

2019 елның 2 августы, җомга

Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәре “Юбилейный" балалар лагеренда яшь геологларның XII Бөтенроссия кыр олимпиадасын ачу тантанасы булып узды, анда Татарстаннан КФУ IT-лицееның «Ферсман» һәм “Геобарс" командалары катнаша.

Россия, Белоруссия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Монголиядән 39 команда бер атна дәвамында иң яхшы исем өчен көрәшәчәк. Балаларны төрле ярышлар һәм конкурслар көтә.

Яшь геологларның XII Бөтенроссия кыр олимпиадасы 5 августка кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International