Барлык теләүчеләр КФУда “Медицина лабораториясе”н яза алачаклар

2019 елның 30 июле, сишәмбе

17 августта Казан федераль университеты «Ачык лаборатория» агарту проекты белән берлектә медицинага багышланган фәнни-популяр акция уздырачак. Теләгән һәркем бу өлкәдә үз белемнәрен бушлай тикшерә, бер үк вакытта мифлар һәм ялгышулар турында белә ала.  

Лаборатория тест форматында узачак: барлык килгән кешеләргә сораулар белән бланклар таратылачак, ә биремнәрне үтәгәннән соң барлык җаваплар да тикшереләчәк.  Сораулар темалары  - сәламәт туклану, авыру һәм аларны дәвалау, трансплантология өлкәсендә  казанышлар һәм перспективалар, шулай ук медицина дөньясында танылган кешеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International