Түбән Камадан аэродромнар төзүче дөньякүләм WorldSkills ярышында Россия флагын яклаячак

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Түбән Кама агросәнәгать көллиятеннән 16 яшьлек Илназ Акмалов 22-27 августта Казанда WorldSkills эшче һөнәрләренең дөнья чемпионатында җиңү өчен көрәшәчәк Россия юниорлар җыелма командасын тулыландырды. Бу хакта ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илназ тумышы белән Актаныштан, ул Түбән Камага укырга килгән. Биредә егет инде бер ел, аңа монда ошый. Укудан буш вакытта «Гаилә» паркында йөрергә ярата.

Каникуллар вакытында Илназ көн саен 8.00 дән 15.00 гә кадәр «Сантехника һәм җылылык» компетенциясендә һөнәри күнекмәләрне үзләштерә. Укытучы Илдар Сираҗетдинов аңа бу эштә ярдәм итә: сызымнарны укыйлар, алар буенча конструкцияләрне җыялар. Кайчагында ярдәмгә өлкән курс студентлары килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International