Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов беренче кыңгырауга багышланган тантаналы линейкада катнашты
2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе
Капиталь ремонттан соң ачылган 27 нче гимназиядә беренче кыңгырау чыңы яңгырады. Тантаналы линейкада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һ.б. катнашты.
Казан мэры Илсур Метшин линейкага җыелучыларны яңа уку елы башлану белән котлады. “27 нче гимназиядә татар халык традицияләренә, тарихына һәм туган телне өйрәнүгә зур игътибар бирелә, - диде Илсур Метшин. - Бу эшегезне зур тырышлык белән дәвам итү өчен уку йортында барлык шартлар да тудырылган”. Шәһәр мэре яңартылган мәктәптә уку мөмкинлеге биргән өчен Татарстан Президентына укучылар һәм ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында, быел республиканың 165 мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелде, дип искәртте. “Бу мәктәп яныннан узып киткән саен әллә ничек булып китә иде”, - дип белдерде республика башлыгы. Хәзер капиталь ремонттан соң мәктәп яңарып китте.
ТР Президенты шулай ук гимназиядә татар телендә белем бирүләренә игътибарны юнәлтте. “Без һәрвакыт халкыбыз, традицияләребез турында уйларга тиеш һәм мондый мәктәпләр республикада булырга тиеш”. Ул укучыларга укуларында уңышлар теләде һәм гимназия директоры Люция Хөснетдиновага интерактив комплекска сертификат тапшырды.
Гимназия алдындагы мәйданчыкта беренче кыңгырау чыңы яңгыраганнан соң Рөстәм Миңнеханов белән Илсур Метшинга мәктәп буенча экскурсия үткәрделәр.
Бу вакытта актлар залында Универсиада дәресе бара иде, анда гимназия укучылары алдында көрәш буенча Татарстан чемпионы Раил Нургалиев чыгыш ясады. Ул үз каршыңа бурыч куйган очракта җиңүгә ирешергә мөмкин дип сөйләде. Раил Нургалиев сүзләренә караганда, Татарстан башкаласында спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. “2013 елда узачак Универсиада истә калачак, чөнки Казанга төрле илләрдән спортчылар киләчәк”, - дип ышана спортчы.
Рөстәм Миңнеханов укучыларны спорт белән шөгыльләнергә һәм Универсиадаларда катнашырга чакырды. “Волонтерлар һәм аларның ярдәмчеләре булу өчен мөмкинлекләр бар”, - дип өстәде республика башлыгы.
Фото http://prav.tatarstan.ru сайтыннан
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз