Әйләнә китап мәктәпләр буйлап

2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе
Яңа уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итүнең яңа ысулын тапкан. “Электрон мәгариф” системасында “Дәреслекләрнең электрон фонды” бүлеген булдырып, китапханәләрдә 600 мең уку әсбабының тузан җыеп ятуын ачыклаган. Әлеге дәреслек-ләр китапка кытлык кичерүче белем бирү учреждениеләренә тапшырылачак.
“Дәреслекләр проблемасы булды, әйе, ул хәзер дә бар. Без ел саен 400 мең укучы, ягъни ике меңләп мәктәпне миллионнан артык дәреслек белән тәэмин итәбез. Кул ярдә¬мендә генә әлеге проблеманы яхшы итеп чишеп булмый. Шуңа күрә моңа ка¬дәр ил күләмендә күрелмәгән китапларның электрон фондын булдырдык. Аны төзүдә республиканың меңгә якын китапханәчесе катнашты. Хә¬зер кайсы сыйныфка нинди дәреслек кирәклеген төгәл беләбез. Шул рәвешле, хө-күмәт биргән һәр тиен янга калачак”,– дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов укыту¬чыларның Мамадышта уз¬ган төп август киңәшмә¬сендә. Мәктәпләрдә дәреслек¬ләр алмашы башланды инде. Алар Интернет аша шушы бүлеккә керә дә дәреслекләр артык булган районнарга мө¬рә¬җәгать итә. Электрон системада һәр мәктәпнең, һәр сыйныфның барлык фәннәр буенча дәреслекләр әйләне¬ше күренә. Электрон фондтан күренгәнчә, анда барлыгы 6344503 дәреслек исәпләнә. Бар¬лыгы 57305 әсбап җитми, шул ук вакытта 2521135 дә¬реслек артык. – Бездә физика, химия, рус теле буенча дәреслекләр җит¬ми иде. Аларны Алабуга, Чаллы, Әгерҗе районнары мәктәпләреннән алып кайттык. Үзебездән исә татар теле буенча китаплар сорыйлар,– ди Мамадыш районы мәгариф бүле¬ге методисты Гүзәлия Сафина. Кама Тамагы районында хәлләр ничек икән? “Без моңа кадәр дә район мәктәпләре арасында җитмәгән дәреслекләрне бер-беребездән ала идек. Электрон фондтан әлегә район буенча гына куллансак, сентябрь аеннан республика дәрәҗәсендә файдалана алачакбыз”,– ди методист Наилә Абдулхакова. Районда дәреслекләр проблемасы юк булып чыкты. Ә менә Баулы районы хакимияте башлыгы Альберт Хәбибуллин яңа уку елында инглиз теленнән Биболетова язган дәреслекләр җитмәүгә борчылуын белдер¬гән иде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының басма әдә¬бият һәм укыту-методик әсбаплар бүлеге башлыгы Җә¬лил Мотыйгуллин, дәреслек булмаган очракта, башка авторларныкын кулланырга мөм¬кин булуын әйтте. Димәк, укытучыга методикасын үзгәртергә туры киләчәк.
Уку елы башлангач, эш дәфтәрләре сатып алу мәсьә¬ләсе килеп туа. Кайбер ата-аналар моның өчен дәүләт акча бирә дип уйлый. Әмма шуны әйтергә кирәк: бер генә мәртәбә кулланыла торган әлеге дәфтәрләргә бер тиен дә финанс каралмаган. “Әгәр сыйныфта бер генә әти-әни каршы килә икән, ул очракта сыйныфтагы барлык укучы да гади дәфтәрләрдә язарга тиеш”,– ди Җәлил Нургалиевич. Әмма бүген ул дәфтәрләр модадан артта калып бара инде. Укучыларны рәсемле, матуры кызыксындыра. Кыскасы, мо¬ның өчен мең сумлап акча кирәк булачак. Узган ел ТР Прокуратурасы да дәреслекләр өчен акча җыюга карата кисәтү ясагач, өстәвенә электрон фонд та төзелгәч, яңа уку елында дәреслекләр проблемасы хәл ителер анысы. Кайбер мәктәпләрдә дәреслекләр өчен акча җыймыйбыз дип әйтеп куйганнар инде. “Бу мәсьә¬ләдә башбаштаклык кирәгеннән артык булды. Электрон база¬ның булдырылуы яхшы, әмма кирәкле дәреслек¬ләрнең булуы шарт. Төрле форма кулланылырга тиеш. Алайса, андыен күрсәтергә ярамый, дип сөйлиләр. Ник ярамый соң ул? Ул бит стандартларда расланган. Укучылардан башка берәүгә дә кирәкми бит алар. Китап¬ларның бөтен төрләренең дә электрон формасы булырга тиеш”,– дип искәртте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов август ки¬ңәшмәсендә. Бүген бәйрәм тантанасыннан соң укучылар кулларына яңа дәреслекләр ала. Яңа дим, чөнки башка сыйныфка барган саен искесе дә яңа кебек тоела әле аның. Уку әсбап¬лары белән танышу – үзе бер рәхәт мизгел бит ул! Аннан инде – “Универсиада дәресе”. Һәрбер укучы 2013 елдагы Универсиада турында белеп торсын, аңа әзерләнүдә катнашсын өчен кертелгән дәрес бу. Белемдә дә, хезмәттә дә, спортта да зур уңышлар сезгә, балалар!
P.S. Узган ел белән чагыштырганда, яңа уку елында беренче сыйныфка баручыларның саны 600гә кимрәк. Быел республикада барлыгы 165 мәктәп төзекләндерелде. Мон¬¬¬нан тыш, бүген 8 яңа мәктәп, 2 балалар бакчасы ачылачак. Авыл мәктәпләре өчен 17 автобус сатып алынган. Республика мәктәпләренә меңгә якын яшь укытучы киләчәк. Шуларның 300е Казанда эшләячәк. Менә шундый яңалыклар белән 2012-2013 нче уку елына аяк басабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International