Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында беренче яртыеллыкка максат һәм бурычларны халык алдында формалаштыру буенча пилот проектын тормышка ашыруның отчеты тыңланды

2019 елның 27 июле, шимбә

Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча проект гамәлгә ашырыла. Анда 4 социаль блок  – сәламәтлек саклау, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыклары катнаша.

Беренче этапта министрлык экспертлары һәм иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан 2019 елга максатлар һәм бурычлар буенча ирешелгән казанышларның төп күрсәткечләре белән тәкъдимнәр формалаштырылды. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында халык арасында сораштыру нәтиҗәсендә республика халкы, алар фикеренчә, иң мөһим максатларны һәм бурычларны сайлады. Күпчелек тавыш җыйган максатлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет каравына чыгарылды, ул 2019 елга эшнең 7 өстенлекле юнәлешен  раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International