Рус география җәмгыятенең «Географик диктант» масштаблы халыкара агарту акциясе 2019 елның 27 октябрендә узачак, дип хәбәр итә ТАСС.
Традиция буенча диктант махсус оештырылган мәйданчыкларда һәм онлайн-форматта узачак.
Оештыручылар Россия һәм чит илләр өчен, күрү буенча инвалидлар өчен, онлайн режимда диктант үткәрү өчен дүрт бирем, шулай ук бер демонстрацион вариант әзерлиләр. Алар барысы да ике телдә – рус һәм инглиз телләрендә төзелә.
Биремнең һәр варианты катлаулылык дәрәҗәсе белән аерылып торган ике өлешкә бүленгән 40 сораудан тора. «Географик ликбез» гомумтанылган географик фактлар нигезендә формалаштырылган 10 мәсьәләне үз эченә ала. Икенче өлешендәге 30 мәсьәлә образлы фикерләү, системалы логика һәм эрудиция таләп итә.
Теркәлү 29 июльдән 10 октябрьгә кадәр проект сайтында ачык.