Бүген ТР мәктәп урманчылыкларының III слеты тәмамлана

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Кукмара районында бүген Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетының ябылу тантанасы була. Форум 29-31 июльдә Лубян урман-техник колледжы базасында узды. Чарада 31 мәктәп урманчылыгыннан 124 кеше катнашты, слет барлыгы 200 дән артык кешене җыйды. Слетка Свердловск өлкәсенең Серов районындагы "Урман дозоры” мәктәп урманчылыгы да зачеттан тыш кушылды (Филькино авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе).

Слетның беренче көнендә укучылар «Татарстан урманнарының киләчәге - безнең кулларда» конференциясендә һәм “Урман эзтабарлары" экологик квестында катнаштылар. Конференция барышында укучылар «Урман һәм кеше» (экология, биология, урманчылык һ.б. өлкәсендәге проектлар) һәм «Табигатьне саклау эшчәнлеге» (урман хуҗалыгында экологик хәлне яхшырту, ресурсларны саклау, тормыш эшчәнлеге иминлеге һ. б. өлкәсендәге проектлар) секцияләре буенча үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International