Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 100гә якын авыл мәктәбен заманча җиһазлар белән тәэмин итәчәкләр

2019 елның 26 июле, җомга

"Мәгариф” милли проекты Татарстанның 100гә якын авыл мәктәбен заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә, 6 спорт залын ремонтларга һәм Казанда 2 яңа мәктәп төзергә ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы материалларында әйтелә.

"Заманча мәктәп" проекты кысаларында Казанда һәркайсы 1,2 мең урынга исәпләнгән ике яңа мәктәп төзелә. Моңа республиканың консолидацияләнгән бюджетыннан 2 млрд. сум тирәсе акча юнәлтелә”, - диелә министрлык материалларында. 1 сентябрьгә Рауис Гәрәев урамында мәктәп, тагын бер елдан Нәҗип Җиһанов урамындагы мәктәп ачылыр дип көтелә. "Проект шулай ук "Информатика", "ОБЖ", "Физкультура" өлкәләре буенча 97 авыл мәктәбенең матди-техник базасын яңартуны, шахмат зоналарын яңадан җиһазландыруны күздә тота. Җайлаштырылган программалар буенча эшчәнлек алып баручы 17 мәктәптә уку җиһазлары яңартылачак. Моның өчен 316 млн. сум акча тотылачак, шуның 183 млн. сумы — федераль акчалар”, — дип аныклана материалларда.

«Һәр баланың уңышы» федераль проекты Бөгелмә, Буа, Биектау, Зәй, Кайбыч, Нурлат районнары мәктәпләрендә 6 спорт залын ремонтларга мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен 8,5 млн.сум акча тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International