РФ Президенты Владимир Путин магистратурага кергән студентларга аеруча сәләтләрен күрсәткән өчен грантлар санын арттырырга кушты.
Хөкүмәткә тиешле йөкләмә Кремль сайтында бастырылган.
"РФ Президентының 2020/21 уку елыннан РФ Президентының “Аеруча сәләтләрен күрсәткән затларга дәүләт ярдәме чаралары турында" 2015 елның 7 декабрендәге 607 номерлы указы белән гамәлгә куелган грантларның гомуми санын 5000 дән 6500 гә кадәр арттыруны күздә тоткан указы проектын тәкъдим итү", - диелә документта.
Йөкләмә буенча, өстәмә 1500 грант "Аеруча сәләтләрен күрсәткән һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларына, магистратура программалары буенча көндезге формада укырга федераль бюджетның бюджет ассигнованиеләре, РФ субъектлары һәм җирле бюджетлар хисабына кергән затларга" бирелергә тиеш.
Указ проекты агымдагы елның 31 октябренә кадәр тәкъдим ителергә тиеш.