Россиядә белем бирү кредитлары системасы яңартылды

2019 елның 2 августы, җомга

Күптән көтелгән яңалык - студентлар янә дәүләттән белем алу өчен кредит ала алачак. Россия Мәгариф министрлыгы һәм Сбербанк белем бирү кредитына дәүләт ярдәме турында килешүгә кул куйды.

Исегезгә төшерәбез, белем бирү кредитлары программасы ике ел элек туктатылган иде. Агымдагы елның гыйнвар аенда ГИТИС студентлары белән очрашуда премьер-министр Дмитрий Медведев мондый мөмкинлек кире кайтыр дип вәгъдә итте. 2019 ел бюджетында бу максатларга 128,9 миллион сум акча салынган.

Вузда укырга кредит алырга була инде: килешү 1 августта үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International