КФУ магистранты күрмәүчеләр өчен уникаль проект төзү өчен грант отты

2019 елның 2 августы, җомга

«ІВолга2.0» Идел буе федераль округының яшьләр форумы нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты магистранты 300 мең сумлык грантка ия булды. Грант ярдәмендә «Уңайлы ноталар» проекты кысаларында сукырлар һәм күзләре начар күрүче, музыка буенча  белем алучы кешеләр өчен уку-укыту материалы булдырылачак.

Диләрә Җәләлиева – Казан университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының икенче ел уку магистранты. Вузда укудан тыш, ул инде алты ел «НеЗаМи» музыкаль ансамблендә катнаша (Дмитрий Бикчәнтәев җитәкчелегендәге коллектив составында дүрт бала, алар барысы да - күрмәүчеләр.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International