Югары уку йортларында бюджет урыннарын бүлүнең яңа системасын 2025 елда кертәчәкләр

2019 елның 2 августы, җомга

Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы экспертлар җәмәгатьчелегеннән вузларда бюджет урыннарын бүлүнең яңа моделен әзерләгәндә алынган тәкъдимнәрне исәпкә алачак. Аны 2021 елда гамәлгә кертү планлаштырыла, ә 2025 елда югары уку йортлары бу системага тулысынча күчәчәк.

Элегрәк Министрлык кабул итүнең контроль саннарын исәпләүнең яңа моделен эшли башлады. Аның нигезләмәләре нигезендә, контроль саннарны ике зур этапта бүлү тәкъдим ителә. Беренчесендә бюджет урыннарының гомуми күләмен билгеләргә (дәүләт гарантияләреннән һәм чыгарылыш сыйныф укучылары саныннан чыгып) һәм аларны юнәлешләр һәм белгечлекләр буенча һәм төбәкләр буенча эреләндерелгән төркемнәр буенча бүлеп бирергә. Шул ук вакытта соңгы өч елда конкрет төбәктә теге яки бу белгечлек буенча эшкә урнашу турында мәгълүматларны исәпкә алу тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International