Минтимер Шәймиев Алабугада Х Халыкара мәктәп укытучылары фестивален ачачак

2019 елның 2 августы, җомга

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Алабугада мәктәп укытучыларының Х Халыкара фестивале ачылышында катнашачак.

5 нче августка планлаштырылган тантаналы ачылыш ТР Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, РФ Мәгариф министрлыгының педагогик кадрларны үстерү һәм ресурслар белән идарә итү департаменты директоры Мария Хлопотных, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашында булачак.

Мастер-класслар, тренинглар, түгәрәк өстәлләр, практик дәресләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ачачак. Ул Татарстанда полилингваль белем бирүнең үзенчәлекләре турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International