Алабугада Х Халыкара мәктәп укытучылары фестивале ачыла

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Форум КФУның Алабуга институты мәйданчыгында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Х фестивальнең темасы – “Үзгәрешләр мәктәбе". Ачык мәгълүмат гасырында укытучының роле ничек үзгәрергә тиеш, төрле илләрдә мәктәп белем бирүенең традицион һәм яңа форматларының нәтиҗәлелеге нинди – бу һәм башка мәсьәләләр педагогик форум кысаларында тикшереләчәк. Дискуссион мәйданчыкларда һәм мастер-классларда фестивальдә катнашучылар белем бирү полилингваль киңлек булдыру, мәктәптә цифрлы белем бирү технологияләрен куллану, укучыларның сәләтен үстерү һәм аларга ярдәм итү, инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру, укучыларның проект һәм тикшеренү эшчәнлеген оештыру һәм җитәкләү, хәзерге заман укытучысының имиджы кебек проблемаларны хәл итүдә катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International