«Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында 9 августта Казанда (179 нчы гимназия базасында) ел саен үткәрелә торган «Укытучы» һөнәренә яшь педагогларны багышлау тантанасы узачак.
Тантана укытучының социаль статусын һәм педагогик һөнәрнең абруен күтәрү, яшь һәм креатив педагогның һөнәри үсеше һәм аларны үстерү максатыннан үткәрелә.