2013 елда уку йортларын берләштерүгә керешәчәкләр

2012 елның 5 сентябре, чәршәмбе
Ел ахырына РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы илдәге нәтиҗәсез эшләүче вузларның исемлеген барлап, аларны яңарту программасын эшләргә тиеш. Ә инде 2013 елда кирәксез дип табылган уку йортларын берләштерүгә керешәчәкләр. Сыйфатсыз белем бирүче уку йортларын ничек ачыкларга җыена­лармы? Илнең алдынгы университетлары, Россия ректорлар союзы һәм башка федераль органнар белән берлектә нәтиҗәлекне билгели торган күрсәткечләр системасы булдырылган. Иләктән барлык дәүләт вузлары һәм аларның филиаллары уз­дыры­лачак. Монда алар­ның ни дә­рәҗәдә фәнни эш белән шөгыль­лә­нүе, белгечләрнең хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле булуы, беренче курска кабул ителгән студент­ларның бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, вузларның матди хәле, галимнәр составы һәм башкалар исәпкә алыначак. Кыскарту ничә белем йортына кагылачак? “Без һөнәри белем системасыннан бары тик диплом бирү белән генә шөгыльләнә, укыту программаларын тормышка ашырмый торган вуз һәм филиалларны алырга тиеш. Бу – вузларның якынча 20 проценты”, – дип белдергән РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов укытучыларның Архангельскида узган август киңәшмә­сендә. РФ мәгариф министры Дмитрий Ливанов белдерүенчә, СССР бе­лән чагыштырганда илдә югары уку йортлары ике мәртәбә артык, күп филиалларда белем бирү сыйфаты икътисад таләпләренә туры килми. “Без һөнәри белем системасыннан бары тик диплом бирү белән генә шөгыльләнә, укыту программаларын тормышка ашырмый торган вуз һәм филиалларны алырга тиеш. Бу – вузларның якынча 20 проценты”, – дип белдергән РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов укытучыларның Архангельскида узган август киңәшмәсендә. РФ мәгариф министры Дмитрий Ливанов белдерүенчә, СССР белән чагыштырганда илдә югары уку йортлары ике мәртәбә артык, күп филиалларда белем бирү сыйфаты икътисад таләпләренә туры килми. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев вузларны төптән кыскартуга каршы. “Мин университетларны те­реләй “тунау” ягында түгел. Аларның үз коллективы, сту­дентлары. Монда югары белем системасын тәртипкә китерү турында сүз бара”,– дип белдерде ул Санкт-Петербург технология университеты студентлары бе­лән очрашуда. – Минем беркайчан да, илдәге 1050 вуз урынына советлар заманындагы кебек 600е генә калсын, дип әйткәнем булмады. СССР чорында югары уку йортларына мәктәпне тәмамлаучы­ларның 30-40 проценты керсә, хәзер 100 проценты диярлек вузны сайлый. Монда гаҗәплә­нерлек нәрсә юк, чөнки белем сыйфатына та­ләпләр арта бара”. Ил җитәкчелеге, студентларга зыян килмәс, урамда калмаслар, дип ышандыра. Монда алар, киресенчә, көчле вузларга күчеп отачак кына. Мө­галлимнәргә килгәндә, аларга да мөмкин­лекләр тудырылачак. Бары тик яңа шартларда эшләргә ризалык кына кирәк. Татарстан вузларының бүгенге хәле ничек, кыскартулар кайчан башланачак? Бүген республикада 30 югары белем бирү учреждениесе (19 дәүләт, 11 дәүләтнеке булмаган вуз), аларның 55 филиалы исәпләнә. Анда барлыгы 200 мең 400 кеше белем ала. 2011-2012 уку елында мөгаллимнәр саны 10 мең 382не тәшкил иткән. Узган уку елында барлык вузлар да ике баскычлы укыту системасы, ягъни бакалавриат, магистратурага кү­чеп беттеләр. Республикада барлыгы 3 меңгә якын чит ил студенты белем ала. Быел башкалабызның дәү­ләтнеке булмаган ике вузына 300 гә якын бюджет урыны бирелде. “Нин­ди вузлар кыскартылачагы билгеле түгел. Бу эш икенче елга башланыр. Быел студентлар тыныч кына укып бете­рә­чәк”, – ди ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һө­нә­ри белем би­рү идарәсе башлыгы Тимерхан Алишев. Вуз җитәкчелеге бу хакта ни уйлый? “Көчсез, матди ягы на­чар булган филиаллар ябылырга тиеш. Бездәге уни­верситетларның барысы да көчле. Яңарту аларга кагылырга тиеш тү­гел дип саныйм”, – ди Казан дәүләт мә­дәният һәм сәнгать университеты проректоры Павел Терехов. Вузлардагы башка галимнәр дә шушы фикерне куәтли. Соңгы вакытта студентларның дипломнарны, фәнни хезмәтләрне сатып алуы да югары белемнең дәрә­җәсен төшерде. Бер төркем мәгариф җитәкчеләре, га­лимнәр теплоходта барганда югары белемнең сыйфатын арттыру турында уйланганнар. Алар фикеренчә, барлык диплом эшләре, фән­ни хезмәтләр Интернетка эле­нергә тиеш. Шул рә­вешле кеше хезмәтен урлауга юл куелмачак. Бу очракта эш тәкъдим итүче­ләрнең дә диплом ияләренә ышанычы артачак. “Без университет фәнни хезмәтләрне Интернетка куймаган, ягъни үтә күренмәле булмаган оч­ракта аккредитация үтә алмаска тиеш, дигән карар чыгарырга тәкъдим итә­без”, – ди белгечләр. Менә шулай, югары уку йортларына та­ләпләр көннән-көн арта. Киләчәктә теләсә кем вузда белем ала алмаска охшаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International