Минтимер Шәймиев Х Халыкара мәктәп укытучылары фестивален ачу тантанасында катнашты

2019 елның 6 августы, сишәмбе

5 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мәктәп укытучыларының Х Халыкара фестивален ачу тантанасында катнашты.

Чара Алабугада (шәһәр Мәдәният сарае) уза.

Форумга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500дән артык укытучы җыелды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Татьяна Ларионова, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре чараның мәртәбәле кунаклары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International