Путин: Халыкара олимпиадаларда җиңгән укучылар 1 млн сум премия алачак

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Халыкара олимпиадаларда җиңгән укучылар быелдан 1 миллион сум күләмендә премия алачак, дип белдерде.

Бу хакта ул «Талант һәм уңыш»Мәгариф фондының попечительләр советы утырышында хәбәр итте. «Инде агымдагы елда ук гомуми белем фәннәре буенча халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларда медальләр яулаган укучылар, шулай ук бу командаларның тренерлары (моңарчы булганы юк иде) Президент премияләренә лаек булачак, шул исәптән югары баскычны алган җиңүчеләр – 1 миллион сум, көмеш өчен - 500 мең сум, бронза өчен - 400 мең сум», - диде Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International