«Киләчәк укытучысы» төбәк проекты кысаларында 2019 елның 9 августында Казанда, 179 нчы гимназия базасында ел саен үткәрелә торган «Укытучы» һөнәренә яшь педагогларны багышлау тантанасы узачак.
Тантана укытучының социаль статусын һәм педагогик һөнәрнең абруен күтәрү, яшь һәм креатив педагогның һөнәри үсеше һәм аларны үстерү максатыннан үткәрелә.
Дискуссия спикерлары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, «Киләчәккә өлеш» саклык банкы хәйрия фонды башкарма директоры Петр Положевец, "Бала Сити” гомуми белем бирү оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова, Казанның 165 нче урта мәктәбе директоры, «Россия директоры – 2016» Бөтенроссия конкурсы призеры Айдар Шәмсетдинов, Казан шәһәренең 85 нче урта мәктәбе директоры, «Россия директоры – 2017» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Ренат Хәйбуллин һ. б.