Цифрлы эра хезмәткәрләрнең яңа белем һәм күнекмәләргә ия булуын таләп итә. Алдынгы цифрлы күнекмәләргә ия булган, эшне тагын да нәтиҗәлерәк итә торган белгечләргә ихтыяҗ арта бара.
"Цифрлы трансформация глобаль бизнес-ландшафтны һәм барлык бизнес-процессларны радикаль үзгәртә. Шуңа бәйле рәвештә, барлык шундый бизнес-процессларны һәм башка мәгълүматларны анализлау нигезендә идарә итә һәм карарлар кабул итә белә торган цифрлы яссылыкка күчерергә сәләтле белгечләр бик кирәк», – дип шәрехли Олег Подольский, «РФ цифрлы икътисады» милли программасының цифрлы икътисад өчен кадрлар буенча компетенцияләр үзәге координаторы һәм "Киләчәккә әзерлек: бөтен тормыш дәвамында белем алу" WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының Халыкара конференциясе модераторы Олег Подольский.