Татарстанда 617 мәктәп автобусы ГЛОНАСС+112 мониторинг системасына тоташтырылган

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстанда кечкенә авыллардан база мәктәпләренә балаларны йөртүче 617 мәктәп автобусы ГЛОНАСС һәм ГЛОНАСС/GPS терминаллары базасында спутник навигациясенең заманча системалары белән җиһазланган.
Мәктәп автобуслары спутник навигациясе белән Татарстан бюджеты хисабына җиһазлана һәм республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан башкарыла.
Мәктәп автобуусларында мониторинг нәтиҗәсендә 2012 елның беренче ярты елында тизлекне арттыру белән бәйле юл кагыйдәләрен бозу очраклары 2011 елның шул чоры белән чагыштырганда 2 тапкыр кимегән. Машина йөртүчеләр диспетчер контролендә булгач тизлек режимын, маршрутны сакларга һәм расписание буенча йөрергә тырыша.
Ел ахырына кадәр Татарстанда тагын 20 мәктәп автобусын мониторинг системасы белән җиһазлау планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International