Н.И.Лобачевский исемендәге лицейда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек кысаларында Казан мәктәпләре директорлары – «One School – One Country» проектында катнашучылар белән киңәшмә узды.
КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәгенә WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин сөйләгәнчә, "Бер мәктәп - бер ил” проекты дөнья чемпионатлары кысаларында 2007 елдан бирле WorldSkills International оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Аның максаты - илләр арасында мәдәни алмашу, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру. Проектны гамәлгә ашыруга Казанда 58 уку йорты җәлеп ителә, аларның күбесе республика башкаласы мәктәпләре, шулай ук Лаеш районының бер мәктәбе, Казанның һөнәри белем бирү оешмалары", - дип аңлатты ул.