Финанс грамоталылыгы буенча өч меңгә якын татарстанлы Бөтенроссия зачетын тапшырды

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 15 маеннан 7 июненә кадәр узган финанс грамоталылыгы буенча икенче Бөтенроссия онлайн-зачетында Татарстан Республикасында яшәүче барлыгы 19880 кеше катнашты. Татарстан, Рязань өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Оренбург өлкәсе һәм Краснодар крае белән беррәттән зачет тапшырганда аеруча активлык күрсәттеләр.

Шул ук вакытта һәр җиденче татарстанлы гына зачет тапшыра алды һәм 30дан артык сорауның 23енә дөрес итеп җавап бирде.

2018 елда узган беренче онлайн-зачетта катнашучыларның 60% тан артыгы уңышлы тапшырды, шуңа күрә быел биремнәрне катлауландырырга карар кылынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International