Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районындагы (Р.Гәрәев ур.) 186 нчы күппрофильле лицейда булды.
Ул мәгариф учреждениесенең яңа уку елына әзерлеген бәяләде.
Әлеге объект "Мәгариф” милли проекты кысаларында төзелә. Уку йортының проект егәрлеге - 1 224 укучы. Ашханә 450 урынга исәпләнгән.
Рөстәм Миңнеханов башлангыч мәктәп өчен сыйныфларны, ашханәне, технология кабинетын, химия кабинетын, физика кабинетын, шулай ук спорт залын һәм бассейнны, актлар залын карады.