КФУ галимнәре зур халыкара конференциядә укытучылар әзерләүнең яңа модельләрен тәкъдим иттеләр

2019 елның 9 августы, җомга

Чәршәмбе, 7 августта, Белем бирү тикшеренүчеләре ассоциациясен (RERA) тәкъдим итүче Россия галимнәре катнашында симпозиум узды. Симпозиум Россиядә белем бирүнең хәзерге заман тикшеренүләренең глобаль тенденцияләренә һәм төбәк контекстларына багышланган иде.

Симпозиумда Казан федераль университеты галимнәре Роза Вәлиева һәм Айдар Кәлимуллин катнашты. Докладта Россиядә педагогик белем бирүне модернизацияләүнең төп юнәлешләре ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International