Казан федераль университетының Алабуга институтында мәктәп укытучыларының X Халыкара фестивале тәмамланды. Ул бөтен республикадан 500 педагог өчен йөздән артык мастер-классны үз эченә алды.
Тантана кунаклары алдында сәламләү сүзе белән КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон чыгыш ясады: «Фестивальнең өч көне бәхетле йолдыз астында узды. Без, Алабуга институты коллективы, әлеге проектны бик яратабыз, аңа ныклап әзерләнәбез. Без янә бәйрәм атмосферасын, кадерле хезмәттәшләребезнең фестивальдә катнашулары өчен климат булдыра алуыбыз белән бик горурланабыз».