Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерлек буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.
Оештыру комитеты утырышы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Казан Экспо» территориясендә ярышлар мәйданчыкларын әзерләүнең соңгы этабы белән таныштылар.