1 сентябрьдә Казанда ясле төркемнәре булган балалар бакчасы ачылачак

2019 елның 9 августы, җомга

Казанда Идел буе районында, «Идел киңлекләре»торак комплексында балалар бакчасы төзелеше ахырына якынлаша. Рауис Гәрәев урамындагы объектны 1 сентябрьдә ачу планлаштырыла. 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы лифт белән җиһазландырылачак.

Уку йортын торгызу 2018 елда «Демография» милли проекты кысаларында башланды. Балалар бакчасы төзелешенә республика бюджетыннан 201 млн. сум бүлеп бирелгән.

Яңа балалар бакчасына яшь ярымнан арткан балалар йөри ала. Ясле төркемнәре бинаның беренче катында урнашкан. Һәр төркемнең үз йокы бүлмәсе, гигиена бүлмәсе, буфеты һәм киенү бүлмәсе бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International