Татарстанга республика белән танышу өчен 100 ватандаш бала килде. «Россотрудничество» федераль агентлыгы оештырган Россиянең тарихи урыннары буенча ел саен уздырыла торган укыту-белем бирү программасы кысаларында Татарстан Республикасына 4-10 августта якын һәм ерак чит илләрдән яшь ватандашлар килә.