22-23 августта Түбән Новгородта Россия Мәгариф министрлыгы ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларның эшчәнлегенә багышланган округ киңәшмәсе уздырачак.
Киңәшмә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларның Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмалар эшчәнлеге һәм аларда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны урнаштыру турында» гы 2014 елның 24 маендагы 481 номерлы карары таләпләренә, шулай ук әлеге оешмаларны алга таба реформалаштыру мәсьәләләренә багышланачак.