Мәскәүдә «ПатриУм-2019» җәйге мәктәбе узды, ул өченче тапкыр бөтен Россиядән иң актив һәм талантлы 100 укучыны берләштерде. Башкалага 36 регионнан егетләр һәм кызлар килде. Алар барысы да - «Сәләтле балалар» порталы конкурсларында җиңүчеләр. Алар арасында Әлмәтнең 24 нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Татьяна Саблина да бар. Ул "Раштуа җырларын тәрҗемә итү” конкурсында җиңде.
"ПатриУм” масштаблы белем бирү проекты ике тапкыр Мәскәүдә 2017 һәм 2018 елларда Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә грант сыйфатында бүлеп бирелгән дәүләт ярдәме чараларына узды. Быел проект янә дәүләт башлыгы тарафыннан хупланды.