Парта артында бәхет эзлиләр

2012 елның 12 сентябре, чәршәмбе
Гаилә бәхете, традицияләр, бер-берең өчен җаваплы булу. Казанның ике мәктәбе укучыларына әлеге сүзләрнең чын мәгънәсен тө¬шендерергә ниятлиләр. Аларга киләсе атнадан “Гаилә белеме” (“Семьеведение”) дәресе бирелә башлый. Укучыларга гаилә мөнәсә-бәтләрен өйрәтү фикере яңалык түгел. СССР заманында мәктәпләрдә “Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе” дәресен кертеп маташтылар. Башкаланың 129 нчы мәктәбе һәм 93 нче гимназиясендә укытылачак “Гаилә белеме” курсы исә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты белгечләре тарафыннан төзелгән һәм респуб¬ликаның Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган. Аны 10 нчы сыйныф укучыларына гына һәм атнасына күп дигәндә ике сәгать кенә укытачаклар. Курсның гомуми күләме исә 60 сәгать дип тәгаенләнгән. Әлеге дә¬рес¬ләрдә үсмерләргә билгеләр куелмаячак – моның урынына алар арасында сораштыру уздырып, алын¬ган белемнәрнең яшьләрнең карашына ничек тәэсир итүен ачыкларга ниятлиләр. “Гаилә белеме”нең югары сыйныф укучыларына уңай тәэсир итүе расланса, әлеге курсны республиканың бар мәктәпләрендә дә укыта башлаячаклар.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Лидия Карцева, мәсәлән, әлеге курска зур өметләр баглый. “Минем бер коллегам охшаш дәресләрне читтән торып укучыларга биргән иде. Гаиләле студентлар арасында бары¬сының да сөяркәсе барлыгы ачыкланды. Шул ук вакытта алар үзләрен бәхетле кеше дип атаган. Моны бәхет дип атап буламыни?!” – дип гаҗәпләнә ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International