Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Яшел Үзәндә быел күп еллардан бирле беренче тапкыр балаларның хезмәт һәм ял лагерьлары эшләгән
2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе
2012 елда Яшел Үзәндәге гомуми белем бирү мәктәпләре базасында күп еллардан бирле беренче тапкыр балаларның хезмәт һәм ял лагерьлары эшләгән. 14 яшьтән өлкәнрәк 500 яшүсмер егет һәм кыз шәһәр һәм районның 22 мәктәп базасында ял иткән һәм бер үк вакытта акча да эшләгән. Мондый төр лагерьны оештыручылар фикеренә караганда, хезмәт күнекмәләренә өйрәнгән укучылар эштән дә, ялдан да канәгать калган, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы. Җәйге каникул чорында 4160 бала оешкан төстә ял иткән, ел ахырына кадәр тагын 1000нән артык бала мәктәпләрдә һәм шифаханәләр базасында оештырылган лагерьда ял итәргә өлгерәчәк.– 4 июньнән башлап шәһәр һәм район территориясендә 22 мәктәптә 2270 урынга балалар өчен көндезге ял лагеры оештырылган иде, – ди Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин. – Мәктәптә оештырылган лагерьларда алдынгы тәҗрибәне ачыклау һәм аны тарату максатыннан, тәрбия эшчәнлегенең иң яхшы компьютер презентациясенә бәйге оештырылган иде. Анда I урынны Осиновоның С.Гыйматдинов исемендәге гимназиясе (лагерь начальнигы Э.Латыйпова) яулады. II һәм III урыннарны Васильевоның 1нче мәктәбе (В.Габдрахманова) һәм 10нчы гимназия (Л.Гурьянова) бүлеште. Мәктәп укучылары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган профильле лагерьларда да ял итү бәхетенә иреште. 9 сәләтле бала Анападагы «Прометей» лагерында ял итеп кайтса, 11 укучы «Мирас-2012» Татарстан варислары активының Анапа шәһәрендәге «Витязево» лагерында узган республика сборында катнашты. Шулай да балаларның иң яраткан ял итү урыны – күп еллар дәвамында эшләп килүче сәламәтләндерү лагерьлары. 5 стационар лагерьда – «Чайка», Муса Җәлил исемендәге, «Горьковец», «Сосновый бор» һәм «Васильевский»да (соңгы икесе шифаханә базасында) 1320 бала (720се – сәламәтләндерү сменасында, 600е – сәләтле балалар өчен оештырылганында) сәламәтлеген ныгыткан. «Форпост» – республика хокук тәртибен саклау хәрәкәте яшь активистларының җәйге ялын беренче мәртәбә районда оештыруны да уңай күренеш буларак билгеләп үтәргә кирәк. Яшьләр 18 көн дәвамында төрле спорт ярышларында да катнашкан, теория буенча да белемен ныгыткан. Полиция һәм «Барс» оператив отряд хезмәткәрләре яшьләрне, дөрес атларга, пневматик коралдан атарга, окоп казырга гына өйрәтеп калмыйча, сугыш коралыннан ату һәм штыкка-штык килеп сугышу күнекмәләренә дә өйрәткән. Көзге каникул көннәрендә 800 бала мәктәп базасында оештырылган лагерьга путевка алса, 200 бала шифаханә базасындагы лагерьга юл тотачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз