Мәктәпләр дәреслек белән тәэмин ителгән

2012 елның 14 сентябре, җомга
Мәгариф һәм фән минис¬тры Альберт Гыйльметдинов Казан хокук саклаучыларының, мәктәпләрдә дәреслекләр җитми, дигән гаризасын кире какты. Министр сүзләренә караганда, хокук саклаучыларның сүзләре ялган булып чыккан. Федераль исемлек¬тәге барлык китаплар да мәктәп-ләргә вакытында китерелгән. "Аңлашылмаучанлыклар төбәк исемлегендәге китаплар белән генә килеп чыгарга мөмкин. Чөнки аларны татар теленә тәрҗемә итү ихтыяҗы булу ихтимал", – диде Альберт Гыйльметдинов. – Әлеге китапларны вакытыннан алда тәр¬җемә итәргә ярамый. Ләкин без быел федераль исемлек чыкканын көтеп тормаска булдык. Чөнки федераль исемлектәге китаплар белән хәл җайлашты, кулланырга да рөхсәт итәрләр. Шуның өчен китаплар мәктәп¬ләргә быел соңарып кайт¬маячак. Соңарса да, шушы ике атна эчендә бу проблема чишелеп бетәргә тиеш".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International