Путин һәм Рөстәм Миңнеханов “Казан Арена" да WorldSkills 2019 ябылу тантанасында катнашачак

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Россия дәүләт башлыгы Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Казан Арена» стадионында узачак WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын ябу тантанасында катнашачак.

Иртән республика җитәкчесе Кытай Халык Республикасының Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин белән очрашуны планлаштыра, ул кичә Казанга КХР делегациясе җитәкчелегендә килде. Кытай кунаклары визитының төп максаты – WorldSkills чемпионатын ябу тантанасында катнашу, аның барышында Кытай вәкилләренә дөнья беренчелеге флагы тапшырылачак. Кытай Шанхае Казан артыннан 2021 елда эшче һөнәрләр буенча 46 нчы чемпионат хуҗасы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International