Яңа уку елында Казанның 166 мәктәбендә парта артына 138 мең укучы утырачак, шуларның 19 меңгә якыны беренче сыйныф укучысы, бу узган уку елы белән чагыштырганда 9 меңгә күбрәк.
Белем көненә Казанда 2725 укучыга исәпләнгән ике мәктәп ачылачак - «Весна» торак комплексында һәм Рауис Гәрәев урамында. Уку йортларында берничә профиль буенча уку өчен шартлар тудырылган.