Казан шәһәренең 2 нче лицей - интернатының сигезенче сыйныф укучысы Булат Харисов Россия җыелма командасы составында информатика буенча юниорлар арасындагы Европа олимпиадасында чыгыш ясый. Халыкара ярышларга eJOI катнашучыларны сайлап алдылар һәм Иннополис университеты базасында әзерләделәр. Алар 23 - 29 августта Словениядә 23 илдән килгән көндәшләре белән көч сынаштылар.