Татарстан мәгариф өлкәсендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. РФ мәгариф министры фикеренчә, Татарстанның төрле өлкәләрдә, шул исәптән кадрлар әзерләү системасында тәҗрибәсен илнең башка төбәкләрендә дә тиражларга мөмкин. «Бу система бик яхшы традицияләргә һәм тарихка ия, барлык яңа өлкәләрне дә колачлый. Әмма республикада бөтен нәрсәгә системалы якын килү бар. Урта һөнәри белем бирү студентларын әзерләүдә - бу, һичшиксез. Чөнки мәгариф өлкәсендә Татарстан бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, бу дөрес тә», – диде Ольга Васильева.