Казанның Идел буе районында, Рауис Гәрәев урамы буенча «Соловьиная роща» торак комплексы янында, бүген 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп – 186-нчы номерлы «Перспектива» күппрофильле лицее ачылды.
Учреждение «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында федераль бюджеттан финанслау белән төзелгән, дип сөйләде ачылу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.